“Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында Казанда Идел буе суд районы буенча җәмәгать судьяларының Габишев урамы, 35 адресы буенча урнашкан суд участоклары бинасына капиталь төзекләндерү үткәрелә.
Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Ленар Гайниев сүзләренә караганда, башкарыла торган эшләр күләме шактый зур. Объектның мәйданы - 747,6 квадрат метр. Бина 1986 елда төзелгән, соңгы капиталь төзекләндерү 2013 елда башкарылган. Белгечләр сантехника челтәрләрен ремонтлап бетергәннәр, тәрәзәләр һәм ишекләр куйганнар.
Гомуми төзелеш эшләре һәм бинаның фасадын ремонтлау дәвам итә. Объектны 2024 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ремонтны финанслау дәүләт программасы акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.
“Эшләр тәмамланганнан соң җәмәгать судьясының суд участогы бинасы заманча таләпләргә һәм стандартларга туры киләчәк, бу суд хезмәткәрләре өчен дә, бирегә килүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Ленар Гайниев.