Татарстанда суд утырышларында дистанцион рәвештә катнашырга мөмкин булачак

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бу көннәрдә Казанда уза торган Kazan Digital Week-2024 Халыкара форумында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмат технологияләрен кертү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Килешүне Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Цветков имзаладылар.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының кайбер суд участокларында суд утырышларын уздырганда веб-конференция системасыннан файдалануны гамәлгә ашыру өчен сынау төбәгенә әверелде. Бу процесс якларга,  алдан үзләрен бердәм биометрик система ярдәмендә идентификацияләп, суд утырышларында читтән торып катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Тәҗрибә нәтиҗәләре буенча практика бөтен илгә трансляцияләнәчәк.

“Бу система якларга тоташу өчен смартфоннар яки планшетлар кебек шәхси элемтә чараларын кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Катнашу өчен аларга тиешле үтенечнамә бирергә кирәк”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Суд утырышларында дистанцион катнашу гражданнар өчен гадел хөкем итү мөмкинлеген арттырачак, процесста катнашучыларның вакытын һәм акчаларын янга калдырачак, шулай ук судларның эшен оптимальләштерәчәк. Дәүләт идарәсе системасында яңа цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү һәм үстерү  - “Цифрлы икътисад” милли проектының максатларының берсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International