Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре 80нән артык гражданны кабул итүдә катнашты, шуларның 13е республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец белән берлектә оештырылды.
Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны бергәләп кабул итү шундый кабул итүләрнең берсе булды. ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин һәм Ирина Волынец 5 гражданга опека һәм попечительлек, баланың яшәү урынын билгеләү, мәктәп транспортын оештыру, гаилә мөнәсәбәтләре, балигъ булмаганнарның милек хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә гамәлдәге законнар нигезендә телдән консультацияләр һәм хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Шулай ук вәкаләтле органнарга гаризалар бирүдә дә ярдәм күрсәтелде.
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе катнашында гражданнарны бергәләп кабул итүләр “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.