Татарстан Дәүләт бюросы хезмәткәрләре пенсионер хатынга пенсияне яңадан исәпләүдән баш тартуны дәгъваларга булыштылар

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре Казанда яшәүче хатынга иминият пенсиясен яңадан исәпләүдән баш тартуны дәгъваларга булыштылар.

Ханым ике ел дәвамында мөстәкыйль рәвештә аңа баштан ук кире кагылган пенсиясен яңадан исәпләүгә ирешергә тырышкан. Вәкаләтле органнарга күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң пенсия билгеләнә, әмма пенсия түләүләрен билгеләгәндә аның эш стажының бер чоры исәпкә алынмый кала. Гариза бирүче беренче инстанция судына мөрәҗәгать иткән һәм эшне откан. Апелляция инстанциясендә аңа квалификацияле юридик ярдәм кирәк булган.

ТР Дәүләт юридик бюросының  әйдәп баручы белгече Җәүдәт Йосыпов аңа бушлай юридик консультация һәм суд утырышына чыгыш ясауда ярдәм күрсәтте.

Нәтиҗәдә апелляция билгеләмәсе мөрәҗәгать итүче файдасына чыгарылган. Аңа 2022 елның декабреннән башлап иминият пенсиясе яңадан исәпләнәчәк, бу пенсия түләүләренең өчтән берен диярлек тәшкил итә.

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләренә, аерым алганда Җәүдәт Йосыповка рәхмәт белдерәсем килә”, - диде ханым. - “Суд бәхәсләрендә катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә консультация һәм ярдәм сорап Дәүләт юридик бюросы берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем. Аралашуга уңайлы һәм грамоталы якын килү таләпләрне дөрес формалаштырырга һәм, законга нигезләнеп, үз хокукларыңны якларга мөмкинлек бирә. Аз керемле гражданнарның мондый квалификацияле ярдәмне түләүсез алуы аеруча мөһим”, - дип өстәде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International