Министрлыкта Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узачак

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Иртәгә, 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр:

1. 2024 елның 9 аенда “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” программасының үтәлеше турында (Комиссиянең эш планы буенча).

2. “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру”, “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру” темаларына Министрлык тарафыннан 2024 елда үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре турында.

3. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында 2024 елда үткәрелгән капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре йомгаклары турында (Комиссиянең эш планы буенча).

4. Дәүләт финанс контроле органнары үткәргән тикшерүләр нәтиҗәләре турында.

5. Эчке финанс аудитын гамәлгә ашыру турында (Комиссиянең эш планы буенча).

6. Тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашырганда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны үтәү эшенең торышы турында (Комиссиянең эш планы буенча).

7. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында.

8. Хезмәткәрләр үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган коррупция куркынычларын бәяләү һәм аларны биләү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция куркынычы белән бәйле хезмәт вазыйфалары исемлегенә төгәлләштерүләр кертү турында (Коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затның эш планы буенча).

9. “Коррупциягә каршы тору турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 133 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә коррупциягә каршы тору эшенең торышы һәм күрелә торган чараларның тулылыгы турында (Коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затның эш планы буенча).

10. 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Коррупциягә каршы мониторинг” мәгълүмати - аналитик материалы турында.

11. Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2025 елга эш планы проектын карау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International