Кадрлар резервына кертүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кадрлар резервына кертүгә мәгълүмат-аналитика, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы вазыйфасына конкурс игълан итә.

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең әйдәүче яисә өлкән төркемнәре вазыйфаларында кимендә ике ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек буенча кимендә өч ел эш стажы.

Документлар 2013 елның 18 октябреннән алып 07 ноябренә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International