“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыклары кабул ителә.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Буа һәм Биектау муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул иттеләр.
Чарада Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Ермеев, Биектау муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы Айгөл Сабирова, муниципаль районнар составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов катнашучыларга законнардагы аеруча мөһим үзгәрешләр турында сөйләде. Моннан тыш, җирлекләрдән килгән сорауларга да җаваплар бирелде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару өлешендәге вәзгыять турында мәгълүмат бирде.
Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсен яктыртты.