ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарта торган балалы гаиләләргә ай саен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, мондый кабул итү көннәре традицион булып санала һәм республика халкы өчен ай саен үткәрелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәйданчыгында узган кабул итү нәтиҗәсендә хокукый ярдәм сорап 9 граждан мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсы белән нәтиҗәле сөйләшү булды, закон нигезләмәләре җентекләп аңлатылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.