Рөстәм Заһидуллин: “Коррупцияне профилактикалауда иң зур потенциалга иҗтимагый контроль ия”

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

 Татарстанда документларга коррупциягә каршы экспертизаның ничек алып барылуы, бу эшкә гади гражданнар кертеләме-юкмы икәнлеге һәм гади татарстанлыларның республикада коррупциягә каршы уздырыла торган көрәшнең нәтиҗәлелеген ничек бәяләүләре турында ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның “Республика Татарстан” газетасына биргән интервьюсында.

- Рөстәм Илдусович, сөйләгез әле, республикабызда коррупция проблемасын хәл итү буенча нинди эш алып барыла?

Бу эштә төп документ булып Россия Президенты тарафыннан раслана торган коррупциягә каршы Милли план тора. Хәзерге вакытта җиденче Милли план гамәлгә ашырыла, аның гамәлдә булу вакыты агымдагы елда тәмамлана. 2025 елда Коррупциягә каршы көрәшнең яңа милли планын кабул итү планлаштырыла, ул алдагы елларда әлеге күренешкә каршы көрәшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләячәк.

Моннан тыш, Татарстанда 2014 елда республика Хөкүмәте тарафыннан расланган «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашырыла. Ул коррупциячел хокук бозуларны профилактикалауны җайга сала торган төп документларның берсе булып тора.

Программа норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, шулай ук бу эшчәнлеккә җәмәгатьчелекне җәлеп итү юлы белән җәмгыятьтә коррупциягә каршы түземсезлек формалаштыруны үз эченә ала.

2024 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы яңа редакциядә бәян ителде. Ул проект һәм процесс өлешләренә бүленгән. Проект өлеше тикшеренүләр, конкурслар уздыру, методик материаллар эшләү кебек уникаль нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән. Процесс чаралары хакимият органнары функцияләрен үтәүгә һәм агымдагы бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Аларга тикшерүләр, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза, семинарлар уздыру, лекцияләр һәм башкалар керә.

Программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен индикаторлар каралган. Узган ел барлык индикаторлар да планлаштырылган күрсәткечләргә ирешкән. 7800 укыту-белем бирү чарасы, 30 меңнән артык норматив хокукый актлар проектына коррупциягә каршы экспертиза уздырылган, массакүләм мәгълүмат чараларында 6000нән артык материал бастырылган, 800дән артык хезмәткәр белем алган.

- Татарстан Юстиция министрлыгы хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрә. Бу процесс ничек оештырылган?

Норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза коррупцияне профилактикалауның мөһим коралы булып тора. Ул актларны эшләү һәм кабул итү этабында коррупциоген факторларны ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә.

Татарстанда норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертизаның күп баскычлы системасы булдырылды. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектлары мисалында карарга мөмкин. Карар проектлары республика башкарма хакимият органнары тарафыннан эшләнә. Мәсәлән, төзелеш өлкәсендәге проект республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проект - Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнә. Проект коррупциягә каршы беренчел экспертизаны документны әзерләгән органда уза. Коррупциягә каршы уңай бәяләмә алгач, проект Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына керә. Бары тик анда уңай бәяләмә алгач кына карар проекты республика Хөкүмәтенә кертеләчәк. Мондый система коррупциоген факторлар булган актны кабул итү мөмкинлеген киметә.

Проектлар экспертизасыннан тыш, Министрлык муниципаль актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрә. Монда механизм беркадәр аерыла: экспериза акт кабул ителгәннән соң оештырыла. Шуңа күрә коррупциоген факторлар табыш алу өчен файдаланылырга мөмкин.

 Мәсәлән, республика районнарының берсендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турындагы муниципаль актларда Министрлык коррупциоген факторны ачыклаган -балаларны социаль ярдәм алучылар исемлегенә кертү өчен кирәкле документлар исемлеге төгәл билгеләнмәгән. Бу ярдәм чараларын күрсәтүдән законсыз баш тартуга китерергә мөмкин иде.

Шундый ук хокук бозуларны бетерү һәм булдырмау максатларында ачыкланган коррупциоген факторлар турында мәгълүмат муниципаль берәмлекләр башлыкларына җибәрелә.

- Документларда коррупциоген факторлар еш ачыкланамы?

2024 елның беренче яртыеллыгында республика дәрәҗәсендәге экспертизаны меңгә якын проект узды. Күпчелеге - Министрлар Кабинеты карарлары проектлары. Аларда 8 коррупциоген фактор ачыкланган.

2023 елда һәм агымдагы елның беренче яртыеллыгында 38 меңнән артык муниципаль актка экспертиза үткәрелгән. 818 актта коррупциоген факторлар ачыкланган.

- Коррупциягә каршы экспертизаны ясауда гади гражданнар да катнаша аламы?

Коррупцияне профилактикалауда иң зур потенциалга җәмәгать контроле ия. Дәүләт тарафыннан бу эшчәнлектә граждан җәмгыятенең катнашуының төрле формалары булдырыла. Иҗтимагый профилактика формаларының берсе - коррупциягә каршы бәйсез экспертиза.

Аны Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан бәйсез экспертлар сыйфатында аккредитацияләнгән затлар үткәрә ала. Бүген Татарстанда 30га якын кеше аккредитацияләнгән.

Бәйсез экспертиза уздыру өчен гавами хакимият органнары тарафыннан эшләнә торган барлык проектлар, сроклары күрсәтелеп, органның рәсми сайтында урнаштырыла.

Бәйсез эксперт теләсә кайсы проектны сайлап, аңа бәяләмә җибәрә ала. Узган елда бәйсез экспертлардан 11 бәяләмә кергән, 2022 елда - 100 дән артык. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруны стимуллаштыру өчен, 2016 елдан республикада бәйсез экспертлар конкурсы үткәрелә. Конкурста җиңүчеләр акчалата бүләкләр ала.

- Беренче карашка сәер булып тоелырга мөмкин, коррупциягә каршы экспертиза һәм аның турында хәтта күзаллаулары да булмаган гади гражданнарның ни катнашы бар?

 Гражданнарның хокукларын, гарантияләрен, бурычларын гамәлгә ашыру норматив хокукый актлар нигезендә гамәлгә ашырыла. Актларда карарлар кабул итү срокларының, критерийларының булмавы, түрәләрнең бурычларының аныкланмавы кеше хокукларын бозуга, мәсәлән, гарантияле социаль ярдәм чараларын ала алмауга китерергә мөмкин.

Коррупциягә каршы экспертиза һәр гражданның мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагыла.

- Коррупцион һәм башка хокук бозуларны нәтиҗәле профилактикалау өчен кадрлар җитәме?

 Кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре бүген дәүләт һәм җирле хакимият өчен дә, бизнес өчен дә актуаль.

Кадрлар алмашынуы хакимият органнарының кадрлар составы яңаруга китерә, эшкә тәҗрибәсе булмаган хезмәткәрләр алына. Шуңа күрә эшкә яңа керешүчеләр өчен остаз сыйфатында чыгыш ясый алырлык эш стажы булган хезмәткәрләрне эштә тотып калу мөһим.

Бүген дәүләт органнарындагы хезмәткәрләрнең 66% ы һәм җирле үзидарә хезмәткәрләренең 73% ы өч елдан артык эш стажына ия.

Эшкә яңа керешкән хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрүнең тагын бер коралы - белем бирү. Бу коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр өчен дә актуаль.

Мәсәлән, дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә махсуслаштырылган курслар гамәлгә ашырыла, алар ел саен 500гә якын хезмәткәрне колачлый.

Юстиция министрлыгында яңа билгеләнгән дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен «Норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү» стажировка мәйданы булдырылган. 2023 елда 8 дәүләт хезмәткәре һәм 16 муниципаль хезмәткәр белем алды.

- Республикада коррупциягә каршы көрәш торышын тулаем характерлый алыр идегезме?

Социологик тикшеренүләр коррупция торышын бәяләүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Мондый тикшеренүләр республикада ел саен үткәрелә.

Мәсәлән, 2011 елда татарстанлыларның 60% ы, аны җитди социаль проблема дип санап, коррупциянең үз тормышларына йогынтысын сизгән. 2023 елга бу күрсәткеч 46,5% ка кадәр кимегән.

2011 елдан коррупция ситуациясенә бер тапкыр булса да эләккән сораштырылучылар саны ике тапкырга кимегән (21,2 дән 9,9% ка кадәр). Сораштыру нәтиҗәләре буенча, коррупция ситуациясенә эләгеп, респондентларның 22,5% ы коррупция факты турында хәбәр иткән.

Татарстанда коррупция дәрәҗәсен халык уртача дип бәяли. Шул ук вакытта халыкның 16,5% ы аның югары дәрәҗәдә булуын билгеләгән, ә 2016 елда болай фикер итүчеләр күрсәткече 15,7% тәшкил иткән. Уңай динамикага карамастан, эшлисе эшләр күп.

Профилактиканы яхшырту өчен резервлар коррупциягә каршы пропаганда һәм гражданнарны җәлеп итү өлкәсендә кала. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, респондентларның шактый өлеше (52,2%), моны файдасыз дип санап, коррупция фактлары турында хәбәр итми. Моннан тыш, коррупциягә каршы чараларда катнашырга әзер кешеләр саны кими.

Сораштырылганнарның чиреге массакүләм мәгълүмат чараларында коррупция проблемасы турында  тәкъдим ителгән мәгълүмат җитәрлек түгел дип билгеләп үтә. Моннан тыш, респондентларның 12% ы булган проблема турында бөтенләй белми, бу халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтә.

Гомумән алганда, татарстанлыларның 80% ы республикада хакимият органнарының коррупциягә каршы тору эшен уңай бәяли.

Халык актив гражданлык позициясен тотарга тиеш. Коррупция күренешләре турында тиешле инстанцияләргә хәбәр итүдән куркырга кирәкми.

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте белән берлектәРеспублика Татарстан газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International