Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика халкын хокукый яклауны һәм аларга хокукый ярдәм итүне тәэмин итү кысаларында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин Әтнә районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итү федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашында узды.

 Түләүсез юридик ярдәм сорап районда яшәүче 9 кеше торак, хезмәт һәм җир законнары, мирас, шифаханә-курорт дәвалануы һәм пенсия белән тәэмин итү, музей экспозициясен реставрацияләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Мөрәҗәгать итүчеләргә гамәлдәге законнар нигезендә консультацияләр бирелде һәм хокукый характерда аңлату рәвешендә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International