ТР Юстиция министрлыгы урман янгыннарын ничек булдырмый калырга икәнлеген искә төшерә

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Урман ул тереклек чыганагы, табигатьнең бәһасез хәзинәсе. Ул безгә кислород бирә, һаваны чистарта һәм күпсанлы хайваннар һәм үсемлекләр өчен алыштыргысыз йорт булып тора. Аның матурлыгы һәм төрлелеге рәссамнарны, шагыйрьләрне һәм табигатьнең бөеклеген бәяләүчеләрне илһамландыра. Ләкин урманның мәкерле дошманы бар, ул - янгын.

Ел саен без җимергеч урман янгыннарының шаһиты булабыз, алар дистәләгән мең гектар урманны юк итә, экосистемага һәм урман тормышына зыян китерә.

Урманнарны саклап, без тирә-юнебездәге тынычлыкны да саклыйбыз. Безнең һәрберебез бу уникаль яшәү тирәлеген саклауга үз өлешен кертә һәм аны юкка чыгаруны булдырмый кала ала.

УРМАНДА НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ:

- урманда сүндереп бетерелмәгән шырпы, тәмәке төпчекләре, янып торган чүпрәкләр ташларга;

- куе чытырманлыкларда һәм яшь ылыслы агачлар үсентеләре арасында, түбән салынып торган агач ябалдашлары астында, оелеп торган агачлар, торф складлары янында, өлгергән авыл хуҗалыгы культуралары янында учак ягарга;

 - урманда үзеннән-үзе янып китә ала торган әйберләр: май яки бензин сеңдергән чүпрәкләр, кояшлы көннәрдә кояш нурларын тупларга һәм коры үсемлекләрне яндырырга мөмкин булган пыяла савытлар калдырырга;

-урман аланнарында, бакчаларда, кырларда, агачлар астында коры үләнне яндырырга;

- камышка ут төртергә;

- тиз кабынучан сыеклыклар ярдәмендә яисә җилле вакытта учак ягарга;

- яккан учакны караучысыз яки сүндермичә калдырырга;

- әгәр конкрет бер урында янгынга каршы махсус режим кертелсә, әлеге режим бетерелгәнче урманнарга бару катгый тыела.

Янгын чыккан очракта ашыгыч хезмәт номерларына шалтыратырга:

теләсә кайсы телефоннан – 112

кәрәзле телефоннан-101

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International