Татарстан Республикасы юстиция министры Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе 2024 елның беренче яртыеллыгында “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” программасының үтәлешен карау булды.

ТР Юстиция министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Сергей Бродский доклад белән чыгыш ясаганда хәбәр иткәнчә, хисап чорында Министрлыкта коррупцион куркынычларга бәя бирелгән һәм 185 дәүләт хезмәткәренең коррупциягә каршы таләпләрне үтәве турындагы белешмәләр анализланган. Беренче яртыеллыкта 433 дәүләт хезмәткәренең анкета мәгълүматлары тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмаган.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 18 норматив хокукый акт проектына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрелгән, шул исәптән

* Татарстан Республикасы Рәисе указларының 3 проекты;

* Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларының 10 проекты;

 * Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 5 боерыгы проекты.

Күрсәтелгән проектларда коррупциоген факторлар билгеләнмәгән, - дип ассызыклады Сергей Бродский.

Моннан тыш, Сергей Иванович Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан әзерләнгән “2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында” аналитик күзәтүне тәкъдим итте.

Утырыш азагында министр Министрлык хезмәткәрләренә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар уздыру бурычын куйды.

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы беркетмәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Коррупциягә каршы көрәш” кушымтасында урнаштырыла. Министрлыкта һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны - 222-60-30.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International