Зәй һәм Зеленодольск районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыклары кабул ителә.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Зәй һәм Зеленодольск муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул иттеләр.

Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, муниципаль районнар составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов катнашучыларга законнардагы аеруча мөһим үзгәрешләр турында сөйләде. Моннан тыш, җирлекләрдән килгән сорауларга да җаваплар бирелде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару өлешендәге вәзгыять турында мәгълүмат бирде.

 Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсен яктыртты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International