Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты. Министр депутатларга “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасына үзгәрешләрне тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты Юстиция министрлыгында кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә әзерләнде, шулай ук республика дәүләт программасы паспортының аерым нигезләмәсенә редакцияләү характерындагы төзәтүне дә үз эченә ала.
Министр искәрткәнчә, 2024 елның 12 августыннан юстиция министрының беренче урынбасары итеп Илья Александрович Гомзик билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
“Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт программасының “Коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру” региональ проекты администраторын алыштыру каралган”, - дип аңлатты ул. “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы Татарстанда 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм республикада коррупцияне профилактикалау буенча планлы эшчәнлекне формалаштыручы система барлыкка китерүче документ булып тора. 2024 елның 1 гыйнварыннан Программа яңа редакциядә гамәлгә ашырыла һәм хәзер проект һәм процесс өлешләренә бүленгән, алар 11 бурычны, 76 чараны һәм 20 бәяләү күрсәткечен үз эченә ала.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләр депутатлар тарафыннан хупланды һәм раслау өчен Татарстан Хөкүмәтенә җибәреләчәк.