Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.

Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең били торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 1 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең били торган вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Федонин Сергей Михайлович катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International