1 октябрьдә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Теләге булган һәркем яшь чикләүләреннән тыш сәламәтлек саклау, хезмәт, гаилә, җир законнары, социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшләшә алачак.
Түләүсез хокукый консультацияләрне хакимиятнең профильле органнары, Дәүләт юридик бюросы, шулай ук Татарстанның нотариаль һәм адвокатлар палаталары вәкилләре күрсәтәчәк.
Кайда: Татарстан халыклары дуслыгы йорты (Казан, Павлюхин ур., 57) Кайчан:10:00 дән 12: 00 гә кадәр.