2013 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыруны план нигезендә тикшерделәр.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең, хезмәттәге тәртипкә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, коррупциягә каршы муниципаль программалар, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программ чаралар үтәлешенең барышы өйрәнелде.
“Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының рәсми сайтларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карары нигезендә әлеге карарны үтәүне тикшереп тору Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән иде. Шуңа бәйле рәвештә тикшерүләр барышында муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларындагы “Коррупциягә каршы көрәш” бүлекләренә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүләрнең башлангыч йомгаклары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе И.М. Яруллинга, Тукай районында – район башлыгы урынбасары Л.Х. Әхмәтовага җиткерелде.
Тикшерү йомгаклары буенча белешмәләр белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендәге “2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын үтәүне тикшереп тору” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге