2013 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы мөнәсәбәт белдерү актларының җыелма реестры” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын әзерләүгә, гамәлгә кертүгә һәм аның белән эш итүгә карата техник таләпләр проектын килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар “Татарстан Республикасы мөнәсәбәт белдерү актларының җыелма реестры” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын әзерләүгә, гамәлгә кертүгә һәм аның белән эш итүгә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук аның 2015 елга кадәр үсеш перспективалары буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасы мөнәсәбәт белдерү актларының җыелма реестры” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын әзерләүгә, гамәлгә кертүгә һәм аның белән эш итүгә карата техник таләпләр проектын килештерү һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан әлеге системаны үстерү буенча календарь план эшләү турында карар кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге