Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында казанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2024 елның 5 октябре, шимбә

Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды. Гражданнарны кабул итүне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырды.

Казан халкы төрле хокукый өлкәләрдә утыздан артык сорау биреп, аларга җаваплар алды. Консультацияләрне республиканың дәүләт юридик бюросы, хакимиятнең профильле органнары, шулай ук прокуратура, адвокат һәм нотариаль палаталары вәкилләре булган тәҗрибәле юристлар бирде.

Бер ханым адвокатка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән чакта дустының улына акча биреп торганын әйтә. Башта ул бурычын түләп барган, әмма аннары шалтыратуларга җавап бирми башлаган һәм калган сумманы кире кайтармаган. Ханым акча биреп торуы турында бернинди расписка да алмаган булган.

Адвокат билгеләп үткәнчә, бурычны распискасыз кайтару мөмкин, әмма бу катлаулырак булачак. Иң элек бурычлы кеше белән мәсьәләне тыныч юл белән хәл итеп карарага кирәк. Аңа бурычы турында искә төшерергә, килеп туган хәлне аңлатырга һәм акчаны кире кайтаруын сорарга. Әгәр шуннан соң да бурычлы кеше акчаны кире кайтармаса, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Судта бурычлы затка акча бирү фактын исбатларга кирәк булачак. Төп шарт булып займ бирүне раслый торган дәлилләрне җыю тора. Бу шаһит күрсәтмәләре, язышу, банк өземтәләре яки акча тапшыруны раслый торган теләсә нинди башка документлар булырга мөмкин.

Әлеге сорау вәзгыятьне алга таба хәл итү өчен адвокат тарафыннан контрольгә алынды.

Ханым күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. “Бу чара минем өчен чын котылу чарасы булды. Әлеге кыенлык белән очрашкач, мин аптырашта калдым һәм нәрсәдән башларга да белмәдем. Бүген миңа барысын да аңлаттылар, ориентир бирделәр. Рәхмәт!”,- диде ул.

Казанлылар еш кына җир законнары, пенсия һәм социаль тәэмин итү, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән бәйле сораулар бирәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International