Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ел саен көзге чорда үткәрелә торган “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында республиканың урман массивларын торгызуга үз өлешләрен керттеләр.
Матюшино кишәрлеге урманчылыгында 4 гектар мәйданда 4 мең яшь үсенте утыртылды. Шулардан мең берәмлекне Юстиция министрлыгы коллективы утыртты.
Акция табигатькә сакчыл караш һәм киләчәк буыннар өчен урманнарны саклауның мөһимлеген аңлау символына әверелде, бу “Экология” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
“Урманга сакчыл караш - бу гади сүзләр генә түгел, ә балачактан ук сеңдерелергә тиешле яшәү рәвеше. Урманнар - безнең уртак мирасыбыз, без аны киләчәк буыннар өчен сакларга тиешбез”, - диләр Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре.