Өлкәннәр декадасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз ветераннарын котлады

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре лаеклы ялда булган элеккеге хезмәттәшләрен котладылар.

Юстиция министрлыгында Министрлык һәм бөтен республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән 23 ветеран исәпләнә. Алар, үсеп килүче буынны тәрбияләргә булышып, үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән юмарт уртаклашуларын дәвам итәләр. Аларның акыллы киңәшләре һәм тормыш тарихлары яшь хезмәттәшләрен рухландыра.

Без ветераннарыбызның актив тормыш позициясен һәм аларның безгә, яшь буынга, тапшырган тәҗрибәләрен югары бәялибез, - диләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре.

Юстиция министрлыгы үз ветераннарына нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге тели. Алдагы көннәре шатлыкларга бай булсын, якыннарының таянычын һәм күңел җылысын тоеп яшәсеннәр!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International