Законнардагы яңалык

2024 елның 11 октябре, җомга

2024 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының кайбер законнары үз көченә керде:

“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2024 елның 7 октябрендәге 77-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, аның нигезендә җирлекләрнең һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә “Шәхси ярдәмче хуҗалык турында” 2003 елның 7 июлендәге 112-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гражданнар алып бара торган шәхси ярдәмче хуҗалыкларны хуҗалык кенәгәләрендә исәпкә алуны гамәлгә ашыру өстәлә;

“Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 2024 елның 7 октябрендәге 76-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, аның нигезендә Казан һәм Чаллы шәһәр округлары өчен шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү срогы 2027 елның 1 гыйнварына һәм 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.

Республика законнарына үзгәрешләр аларны федераль законнарга туры китерү максатларында кертелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International