2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын Морадымова Лилия Викторовна җыйды.
Конкурста катнашкан Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче консультанты Питернова Екатерина Юрьевна кандидатурасын конкурс комиссиясе карары белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе вазыйфасына кертергә тәкъдим ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге