“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү йөзеннән Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыклары кабул ителә.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоэлемтә аша кабул иттеләр.
Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов, Кайбыч муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, муниципаль районнар составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Видеоэлемтә аша кабул итү барышында җирлек башлыкларына законнардагы аеруча мөһим үзгәрешләр турында, актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару турында, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында, шулай ук мөлкәти булмаган характердагы суд карарларының үтәлеше турында мәгълүмат җиткерелде.
Чарада муниципаль берәмлекләр уставларын законнарга туры китерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сүзләренчә, уставларны актуальләштерү муниципаль берәмлекләрнең хокукый тотрыклылыгын һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү өчен кирәкле адым булып тора.