Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.

Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 7 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең били торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 1 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең били торган вазыйфасына туры килә һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы Руслан Рамил улы Вәлиуллин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International