Һава торышы начар булганда истә тотылырга тиешле кагыйдәләр

2024 елның 25 октябре, җомга

Автомобильдә йөрүдән тыелыгыз

Әгәр сезнең бернинди дә ашыгыч эшләрегез булмаса, автомобильгә утырып чыкмагыз.

Урамда куркыныч урыннарны әйләнеп узыгыз

Әгәр дә сез бу көнне урамга чыгарга мәҗбүр булсагыз, реклама такталарын һәм какшаган конструкцияләрне читләтеп үтегез, яңгырдан-җилдән агачлар астында ышыкланырга тырышмагыз.

Руль артында игътибарлы булыгыз

Һава торышы начар вакытта автотранспорт белән идарә иткәндә хәрәкәт тизлеген сизелерлек киметегез һәм алда баручы транспорт чараларына кадәрге дистанцияне арттырыгыз.

Машинагызны куркынычсыз урында калдырыгыз

Мөмкин булса, автомобилегезне агачлардан ераграк куегыз.

Балаларны караучысыз калдырмагыз

Һава торышы начар булганда балаларга урамда үзләре генә уйнарга рөхсәт итмәгез. Әгәр бергә урамга чыгарга кирәк булса, сабыйларны һәрвакыт кулларыннан тотып, янәшәгездә йөртегез!

Коткаручыларның номерын истә тотыгыз

Кирәк булганда һәрвакыт 101 һәм 112 номерларына шалтыратыгыз!

Бу көнне яхшы кәеф белән үткәрегез

Урамда һава торышы начармы? Шуннан ни?! Өй җыештырырга, яраткан фильмыгызны карарга яки тәмле ризыклар әзерләргә менә дигән мөмкинлек бит бу!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International