2013 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Р.Ф. Әбүбакиров рәислегендә Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларының, республика башкарма хакимияте органнары вәкилләренең видеоконференция режимында киңәшмәсе уздырылды.
Киңәшмә 2013 елның 9 ае эчендә Татарстан икътисадына федераль чаралар җәлеп итү буенча эш төркемнәре эшчәнлеге йомгакларын карауга багышланды.
Киңәшмә эшендә Дәүләт Думасы депутаты, 12 нче эш төркеме (“Милли иминлек”) җитәкчесе М.М. Галимәрданов та катнашты. 12 нче эш төркеменең эше турындагы хисап белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров чыгыш ясады.
12 нче эш төркеменә беркетелгән программалар исемлегенә: “Россия суд системасын үстерү” ФМП, “Җинаять-башкару системасын үстерү (2007-2016 еллар)” ФМП, “Россия Федерациясенең химик һәм биологик иминлеге системасы (2009-2014 еллар)” ФМП, “Дәүләт җир кадастрын алып баруның һәм күчемсез мөлкәт объектларын дәүләт тарафыннан исәпкә алуның автоматлаштырылган системасын булдыру” (“Күчемсез мөлкәт кадастрын булдыру (2006 – 2012)” ярдәмче программасы) керә.
Моннан тыш, агымдагы елда эш төркеме тарафыннан алып барыла торган исемлеккә өстәмә рәвештә түбәндәге федераль максатчан программаларны кертү турында карар кабул ителде: “Россия Федерациясенең Дәүләт чиге (2012 – 2020 еллар)” ФМП, “Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш” Россия Федерациясе дәүләт программасы, “Юстиция” Россия Федерациясе дәүләт программасы.
2013 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет чараларын җәлеп итү “Россия Федерациясенең химик һәм биологик иминлеге системасы (2009-2014 еллар)” һәм “Россия суд системасын үстерү” (2007 – 2012 еллар)” федераль максатчан программаларын гамәлгә ашыру кысаларында каралган.
“Россия Федерациясенең химик һәм биологик иминлеге системасы (2009-2014 еллар)” ФМП гамәлгә ашыруга 2013 елда – 97 983,50 мең сум игълан ителгән; расланган лимит – 97 983,50 мең сум. 01.10.2013га 92 543,50 мең сум финансланган, ягъни тулысынча диярлек.
“Россия суд системасын үстерү” (2007 – 2012 еллар)” ФМП гамәлгә ашыруга 2013 елда – 321 454,50 мең сум игълан ителгән; расланган лимит – 321 454,50 мең сум, 321 454,50 мең сум бирелгән, ягъни план нигезендә.
Моннан тыш, түбәндәгеләр буенча планнан тыш акчалар кергән:
- Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе ҖБФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе учреждениеләрендә капиталь ремонт ясау һәм төзелеш материаллары сатып алу кысаларында – 25 000,00 мең сум;
- Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыруга әзерлек кысаларында агымдагы финанслаудан тыш, Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә – 7 721,10 мең сум.
Алып барылучы федераль максатчан программалар буенча килеп чыккан проблемалар эш тәртибендә хәл ителә. Утырышлар йомгаклары буенча 12 нче эш төркеме әгъзаларына аерым йөкләмәләр бирелә, шулай ук программалар кураторларының эшенә йомгак ясала.
Федераль максатчан программалар үтәлешен системалаштыруны, мониторинглауны һәм арттыруны даими режимда тикшереп тору максатында, алып барыла торган ФМП башкаручыларыннан мәгълүмат җыела һәм анализлана, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән әлеге ФМПда катнашучы органнар җитәкчеләре арасында үзара хезмәттәшлек оештырылган.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге