Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Лаеш муниципаль районы гражданнарын видеоконференция режимында үзе шәхсән кабул итте.
Он-лайн режимында министр белән очрашуга нигездә авыл җирлекләре кешеләре килгән иде, алар кабул итү барышында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Барлык гражданнар да биргән сорауларына юридик консультация алдылар. Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча Министрлык белгечләренә тиешле йөкләмәләр бирелде, аерым алганда, Казахстаннан күчеп килгән кешегә гражданлык алу мәсьәләсе буенча.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге