Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча эшне тирәнтен анализлау нигезендә җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү практикасы дәвам итә.
Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципаль нормалар иҗат итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән киңәшмә үткәрде.
Чарада район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, җирлек башлыклары, шулай ук муниципаль районның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре катнашты.
Мөхәррәм Ибәтов һәм район вәкилләре муниципаль регистрга норматив хокукый актлар һәм аларга өстәмә белешмәләр җибәрү, муниципаль актларны законнарга туры китерү, мөлкәти булмаган таләпләрнең үтәлеше һәм башкалар буенча эш күрсәткечләре турында фикер алыштылар.
2024 елның 9 ае эчендә Саба районы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында регистрга кертелергә тиешле 412 муниципаль акт бастырып чыгарылды. 2018 елдан “Кодекс” АМС тәкъдимнәре буенча районның 900дән артык актында (ачыкланганнарның 73%ы) законнарга каршылыклар бетерелде.
“Башкарылган эшкә Министрлык тарафыннан җентекле анализ җирле үзидарә органнарына актуаль мәсьәләләр буенча тагын да төгәлрәк ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Практика айлык сәяхәтләр графигы буенча дәвам итәчәк”, - диде министр урынбасары.