Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.

Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 7 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә дип танылды.

Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “Казан (Идел буе) федераль университеты” ЮБ ФДАМУ юридик факультетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Гатауллин Әнәс Газиз улы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International