Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Без коррупциягә каршы!” темасына иң яхшы рәсем бәйгесен игълан итте. Төп максат - үсеп килүче буында коррупциягә каршы торучанлык тәрбияләү һәм балаларның иҗади сәләтләрен ачу.
Бәйге 2024 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр узачак. Анда Министрлык аппараты һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең балалары катнаша ала. Конкурс ике яшь төркемендә үткәреләчәк: 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәр (бу яшьне дә кертеп) һәм 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр (бу яшьне дә кертеп).
Һәр катнашучы өченче затлар катнашыннан башка, мөстәкыйль рәвештә иҗат ителгән бер эш кенә тәкъдим итә ала. Эшләр теләсә нинди рәсем техникасында, шул исәптән майлы буяу, акварель, тушь, төсле карандашлар һәм башкалар ярдәмендә башкарылырга мөмкин. Алар ватман, картон яки киндер кебек теләсә нинди материалда ясалырга мөмкин. Рәсемнең зурлыгы А4 (210 мм х 290 мм) форматыннан кечкенә булмаска һәм А3 (420 мм х 580 мм) форматыннан зур булмаска тиеш. Конкурс эшенә формасы конкурс турындагы нигезләмәдә бирелгән рәвештәге аңлатма язуы кушып бирелә.
Конкурс ике этапта узачак: беренче этапта катнашучылар үз эшләрен тәкъдим итәчәк, ә икенче этапта жюри аларны бәяләячәк һәм иң яхшы рәссамнарны билгеләячәк. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм сертификатлар тантаналы шартларда тапшырылачак, ә иң яхшы эшләр рәсемнәр күргәзмәсе рәвешендә оештырылачак.
Сезнең сәнгать эшләрегезне көтәбез, сезгә уңышлар һәм иҗади илһам телибез!