Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Казан шәһәре Киров суд районы буенча җәмәгать судьясы 2 нче суд участогы аппараты консультанты
Татарстан Республикасы Биектау суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Яңа Савиново суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Квалификация таләпләре: югары юридик белем.
Казан шәһәре Яңа Савиниво суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1,2 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары һөнәри белем.
Документлар 2013 елның 24 октябреннән алып 13 ноябренә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.