Татарстан Юстиция министрлыгы коллективы Илдар Фуат улы Вафинның вакытсыз вафат булуына бәйле рәвештә аның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша

2024 елның 3 ноябре, якшәмбе

Министрлык хезмәткәрләре тирән кайгы кичерә - 3 ноябрь көнне, 64 нче яшендә Илдар Фуат улы Вафин вафат булды. Хушлашу иртәгә, 4 ноябрьдә, 10:30 сәгатьтә Юдино зиратында була.

Илдар Фуат улы 40 елга якын вакытын һөнәри эшчәнлегенә багышлады, шуның 15 ел да 9 аен ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәтендә үткәрде. 2015 елның 25 июненнән ул җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасын башкарды.

Илдар Фуат улы үз эшенең остасы, гаделлек һәм хокук тәртибе турында чын күңелдән кайгыртучы кеше буларак якты истәлек калдырды. Аның хезмәтен һәм эшкә тугрылыгын хезмәттәшләре һәм дуслары һәрвакыт истә тотачак.

Юмор хисе, бай тәҗрибәсе, тормыш сөючәнлеге, белеме һәм югары әхлакый -этик принциплары аркасында Илдар Фуат улы Вафин Министрлык җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре тарафыннан ихтирам казанды.

Илдар Фуат улы Вафин турындагы якты истәлек аның белән янәшә эшләгән һәркемнең күңелендә мәңге сакланыр. Безнең өчен бу зур югалту, хезмәттәшебезнең гаиләсенең, дусларының кайгысын уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International