Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Безнең көч - бердәмлектә!” хәйрия концертында катнашты. Чара Алабугада узды һәм анда бик күп катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде, шулай ук төрле мастер-класслар оештырылды.
Район халкы алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, министр бүген Ватанга мәхәббәт, татулык, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре булып торуын билгеләп үтте. “Без барыбыз да төрле, әмма безне Ватаныбызның киләчәге һәм илебезнең чәчәк атуы турында кайгырту берләштерә”, - дип ассызыклады Рөстәм Илдус улы.
Ул шулай ук дошманнар җәмгыятебезне таркатырга һәм халыклар арасында милли һәм дини низаглар чәчәргә тырышкан шартларда бердәмлекнең мөһимлегенә басым ясады. Бу катлаулы чорда Татарстанда туып-үскән егетләр махсус хәрби операция зонасында батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтә, ә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм илкүләм башкарыла.
Министр сүзләренчә, тынычлыкны һәм татулыкны саклау, шулай ук халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерү республикада һәрвакыт өстенлекле булды һәм булачак. Татарстан үзенең җитлеккәнлеген исбатлый һәм үсешенә ышаныч күрсәтә, бу төзекләндерелгән йортлар, авыл мәдәният йортлары, балалар бакчалары, юллар төзелешендә, шулай ук фән һәм мәгариф үсешендә күренә. Болар барысы да республикабыз өчен горурлык хисен ныгыта.
“Хәзерге вакытта Казанда Җәмигъ мәчетен төзү һәм Казан Богородица монастырен алга таба реставрацияләү инициативалары гамәлгә ашырыла. Бу башлангычларның безнең күпмилләтле халык арасында хуплау табуы сөендерә”, - дип өстәде ул.