Казанда яшәүче ханым республика дәүләт программасы ярдәмендә яклау хокукына ия булды

2024 елның 10 ноябре, якшәмбе

Казанда яшәүче аз керемле ханым “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында алынган түләүсез юридик ярдәм өчен ихлас рәхмәтен белдерде. 2021 елның декабрендә ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, һәм шуннан бирле аның мәнфәгатьләрен “Столица” ТР Адвокатлар коллегиясе адвокаты Вера Геннадьевна Грохова яклый башлаган.

Өч ел дәвамында адвокат Грохова мөрәҗәгать итүчегә кулланучылар хокукларын яклау буенча дәвамлы суд дәгъвасында бушлай ярдәм күрсәткән. Ул телдән җентекле консультацияләр бирә, хокукый характердагы язма мөрәҗәгатьләр төзүдә ярдәм итә һәм судта үз клиентының мәнфәгатьләрен намус белән яклый. Адвокат тырышлыгы белән судның читтән торып кабул ителгән карарын кире кагарга, дәгъва таләпләре буенча каршы килү һәм эшне район судына тапшыру турындагы үтенечне әзерләргә мөмкин була. Шулай ук Россия Федерациясе Югары Судына һәм Кеше хокуклары буенча Европа судына шикаятьләр җибәрелә.

ТР Юстиция министрлыгына язган хатында Казанда яшәүче әлеге ханым  Вера Геннадьевнага югары сыйфатлы эше, профессиональлеге һәм максатчанлыгы өчен ихлас рәхмәтен белдергән. “Барлык этапларда адвокат суд утырышларына җентекләп әзерләнде, эш материалларын өйрәнде һәм минем бозылган хокукларымны яклап, хокукый позицияне дөрес бәян итте. Ярдәм итүдән бер тапкыр да баш тартмады. Эш барышында барлыкка килгән барлык нечкәлекләргә оператив җавап биргәнегез, кешелекле булуыгыз өчен һәм нәтиҗәгә ирешү өчен тырышуыгызга зур рәхмәт”, - диелә хатта.

Исегезгә төшерәбез, түләүсез юридик ярдәм сорап шулай ук I һәм II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, Россия Геройлары, ятим балалар һәм инвалид балалар, шулай ук башка категория гражданнар мөрәҗәгать итә ала.

Элегрәк Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Дәүләт Думасына әлеге исемлекне киңәйтә торган һәм күп балалы гаиләләрне үз эченә алган закон проекты кертелүен хәбәр иткән иде.

Атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә адвокатлар Татарстан дәүләт юридик бюросы базасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтә. Дәүләт юридик бюросы Казанда Юстиция кварталы территориясендә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International