Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 10 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылдылар, 9 аттестацияләнүче - дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә дип танылдылар һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителделәр.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы Вәлиуллин Руслан Рамил улы, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Федонин Сергей Михайлович катнаштылар.