Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның еллык республика конкурсын уздыру комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.
Конкурста катнашу өчен 2 гариза бирелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча 2024 елда конкурста җиңүче билгеләнгән.
Бер гариза “Экспертларның норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча еллык республика конкурсы турында” Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карары белән расланган Экспертларның норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча еллык республика конкурсы турында нигезләмәнең 4.13 пункты таләпләренә туры килмәде.
Конкурста җиңүче булып Хөрмәтуллина Алсу Мәхмүт кызы танылды.