Татарстан Республикасы юстиция министры Татарстан Республикасы Рәисенең Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ әфәнде белән очрашуында катнашты

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Рәисенең Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ әфәнде белән очрашуында катнашты. Очрашу “Казан Экспо” да “РОСТКИ” Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II Форумы кысаларында узды.

Цзилинь провинциясе - Кытайның үсеш алган сәнәгать тармаклары һәм җир ресурсларына бай булган бик тиз үсә торган төбәкләренең берсе. Цзилиньда машина төзелеше, нефть һәм химия сәнәгате, электр энергетикасы, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Провинция илнең көньягы һәм төньягы арасында элемтә өчен мөһим транспорт төене булып тора.

Безнең эшлекле даирәләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен бик күп юнәлешләр бар. Логистика мәсьәләсе бик актуаль. Шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы потенциал бар: күргәзмәләр, мәдәни алмашу, мәгариф һәм фән. Безнең элемтәләрне активлаштырырга кирәк, - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International