Юстиция министрының беренче урынбасары “Новое утро” программасында “Түләүсез юридик ярдәм” сервисы турында сөйләячәк

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

1 сентябрьдән Татарстанда “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” мобиль кушымтасы аша “Түләүсез юридик ярдәм” сервисы эшли башлады. Бу яңалык республика халкы өчен юридик ярдәм алу процессын сизелерлек гадиләштерә.

Бу сервисның ничек эшләве, аннан ничек файдаланырга һәм аны кайдан табарга мөмкин булуы, шулай ук түләүсез юридик ярдәмнең башка аспектлары турында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик “Эфир” телеканалында “Новое утро” тапшыруында  җентекләбрәк сөйләячәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 21 ноябрьдә, 5:50, 6:50 һәм 7:50 дә чыгарылышны карарга онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International