Казанда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча “Классная встреча” чарасы узды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан медицина көллиятендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов 1 курс студентлары белән белем бирү очрашуы уздырды. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган әлеге чарада 60ка якын студент катнашты.

Илфат Марат улы ачык әңгәмә кысаларында студентлар белән сөйләшеп, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә  коррупциянең чынлыкта ни белән куркыныч булуын, бу күренешкә каршы тору буенча нинди чаралар күрелүен аңлатты.

Укучылар бүлек башлыгына сораулар бирә һәм Татарстан Республикасының, шулай ук бөтен Россиянең коррупциягә каршы сәясәтенең реаль мисаллары белән таныша алдылар. Бу яшьләргә коррупциягә каршы көрәшнең мөһимлеген һәм бу процесста аларның ролен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.

Инде билгеле булганча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коррупциягә каршы республика программасы үтәлешен мониторинглый, аның төп бурычларының берсе - гражданнарга коррупциягә каршы белм бирү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International