Республика халкы министрлыклар өчен 2025 елга төп максатларны билгели

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында киләсе елга алты социаль Министрлык өчен республика халкы тарафыннан билгеләнә торган  ачык максатлар һәм бурычларны сайлау буенча онлайн-тавыш бирү бара.

Онлайн-тавыш бирүгә экспертлар тарафыннан министрлыклар каршындагы Иҗтимагый советлар белән берлектә җәмәгатьчелек фикерен, кире элемтәнең төрле платформалары материалларын өйрәнү нәтиҗәсендә әзерләнгән максатлар һәм бурычлар чыгарылды.

Республика халкы порталда тәкъдим ителгән тәкъдим проекты өчен тавыш бирә, шулай ук хакимият органы эшчәнлегенең алар күзлегеннән өстенлекле юнәлешләрен билгели, Министрлык эше буенча үз комментарийларын һәм теләкләрен калдыра ала. Әйтик, узган ел тавыш бирү нәтиҗәләре буенча татарстанлылар экспертлар җәмәгатьчелегеннән аермалы булган 1600 тәкъдим белдергәннәр.

Сораштыру 7 декабрьгә кадәр "ТР Хезмәтләре" мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында "Халыктан сораштырулар" бүлегендә дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International