Татарстан Республикасы юстиция министры коллегаларын һәм юридик җәмәгатьчелек ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады!

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Ел саен, 3 нче декабрьдә, илебездә иң хөрмәтле һәм җаваплы һөнәр вәкилләрен берләштерүче һөнәри бәйрәм - Юристлар коне билгеләп үтелә. Рөстәм Заһидуллин үзенең котлавында бүгенге көндә югары квалификацияле һәм тәҗрибәле белгечләр, дәүләт өчен терәк булып, юридик җәмәгатьчелекнең ныклы нигезен тәшкил итәләр дип белдерде.

Безнең эшнең нәтиҗәсе үзгәреп торучы шартларга һәм заман таләпләренә җайлашу сәләтенә турыдан-туры бәйле. Бу җәһәттән Татарстанның юридик җәмәгатьчелеге илебезнең алга таба социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән дәүләт һәм закон чыгару инициативаларының алгы сафында торып, төп рольне уйный - дип ассызыклады ул.

Министр сүзләренчә, юрист эшенең шактый өлеше төрле тормыш хәлләрендә калган кешеләргә ярдәм итү белән бәйле. Замана шартларында эшчәнлекнең бу өлкәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы кешеләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү аеруча мөһим булып  тора.

Министр Татарстанның юридик җәмәгатьчелегенә хас намуслы хезмәт, актив гражданлык позициясе һәм югары принципиальлек киләчәктә дә республикада заманча хокукый киңлек формалаштыруның нигезе булып хезмәт итәчәгенә ныклы ышаныч белдерде.

Бүгенге бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, сабырлык һәм эштә зирәклек телим. Тормышыгызда гармония һәм иминлек булсын!,- диде Рөстәм Илдус улы.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International