Рөстәм Заһидуллин РФ Прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) директорына “Ел юристы” премиясен тапшырды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетының Император залында “Ел юристы” югары юридик премиясен тапшыру тантанасы булды. Премия ел саен Юристлар көнен бәйрәм итү алдыннан бирелә һәм юристларның җәмгыять һәм дәүләт алдындагы казанышларын тану булып тора.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры Демидова-Петрова Елизавета Викторовнага “Хокукый белем бирү” номинациясендә “Ел юристы” республика премиясен тапшырды.

Министр тантанада катнашучыларны һәм юридик эшкә катнашы булганнарның барысын да котлады һәм хезмәттәшләренә эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International