Инвалидлар декадасы кысаларында Казанда яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында республика халкына торак һәм социаль законнар мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. “Игелекле Казан” коммерцияле булмаган автоном оешмасында гражданнар өчен юридик консультацияләрне Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов үткәрде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсы белән җентекле сөйләшү булды, закон нигезләмәләре җентекләп аңлатылды, вәкаләтле һәм күзәтчелек органнарына гариза проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International