Татарстанлылар Россиянең яшьләр башкаласын сайлый

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар 20 декабрьгә кадәр Россиянең яшьләр башкаласы - 2025 өчен тавыш бирә алалар. Идел буе федераль округы шәһәрләренең берсе булган Пермь әлеге исемне алуга һәм яшьләр проектларын гамәлгә ашыруда грант конкурсларында һәм федераль дәрәҗәдәге чараларда ярдәм итүгә дәгъва кыла. Бөтен ил буенча яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен булдыру “Мәгариф” милли проекты максатларына туры килә. Тавыш бирүгә йомгак 2024 елның 22 декабрендә “Яшьләр вакыты” еллык премиясендә ясалачак.

Финалда катнашу хокукы өчен Россиянең 17 шәһәре көрәште. Сайлап алу шәһәрдә яшьләр өчен булган инфраструктура, субъектлар территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар, шулай ук яшьләр инициативаларына ярдәм итү турындагы мәгълүматларны исәпкә алып үткәрелде.

Конкурста җиңүче, федераль грант конкурсларын, яшьләр инициативаларын гамәлгә ашыру өчен медиастратегиясен эшләү һәм эксперт ярдәмен дә кертеп, Росмолодежь экосистемасының әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыру хокукына ия булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International