КФУның юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тарих музеенда булдылар

2024 елның 13 декабре, җомга

Казан федераль университеты юридик факультетының беренче курс студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда кунакта булдылар.

Министрлыкның бүлек башлыгы Илфат Мингалимов үзенең сәламләү сүзендә юриспруденциянең хәзерге тормышта әһәмиятен ассызыклады һәм аның гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә төп роль уйнавын билгеләп үтте. “Уңышка ирешкән юрист гамәлдәге хокукый механизмнарны кулланып кына калмый, ә камилләштерә дә, -  дип белдерде ул. - Әлеге һөнәрнең башлангычы турындагы белем республикабызның яшь буынына хокукый белем бирүнең аерылгысыз өлеше булып тора”.

Визит вакытында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре студентлар өчен экскурсия әзерләделәр. Оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлегенең 1 категорияле белгече музейның Татарстан Юстиция министрлыгының барлыкка килү һәм үсеш тарихы яктыртылган экспозиция залына интерактив күзәтү үткәрде. Студентлар республикада хокукый системаның узган юлын чагылдырган тарихи документлар, уникаль артефактлар һәм күргәзмәләр белән таныштылар.

Әлеге вакыйга белем бирү платформасы гына булып калмыйча, яшь белгечләр өчен үз юлларында булачак һөнәрләренең мөһимлеген һәм аның җәмгыятькә йогынтысын тою мөмкинлеге дә булды. Экскурсия азагында студентлар экскурсия барышында алган бәһасез белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International