Татарстан җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре Юстиция министрлыгында стажировка үттеләр

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре “Һөнәргә кереш” программасы буенча стажировка үттеләр.

Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев, катнашучыларны стажировка программасының төп аспектлары белән таныштырып, сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул укытуның мөһимлеген ассызыклады һәм барлык катнашучыларга һөнәр таләпләренә тиз җайлашырга ярдәм итәчәк стажировканы уңышлы узударын теләде.

Стажировка мәйданчыгы квартал саен уздырыла һәм анда суд эшләрен алып бару, архив эшен алып бару, штрафлар белән идарә итү һәм коррупциягә каршы көрәшнең төп темалары, шулай ук электрон документ әйләнеше системасында эшләү нигезләре булган теоретик материаллар да бар.

Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен укыту уңайлы форматта башкарыла: Татарстан Республикасы суд районнары өчен - онлайн-режимда, ә Казан шәһәре суд районнары өчен - турыдан-туры Юстиция министрлыгы мәйданчыгында.

Бүген барлыгы 118 хезмәткәр стажировка үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International