Казанның 6 нчы троллейбус маршруты хәрәкәт схемасын үзгәртте, аңа “Юстиция кварталы” яңа тукталыш пункты өстәлде. Ул Һади Такташ урамында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы янында урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, “Демография” милли проекты кысаларында Казанда кешеләрнең иминлеген саклау линиясе буенча республиканың Дәүләт юридик бюросы ачылды. Бюро Татарстан Юстиция министрлыгы карамагындагы учреждение булып тора һәм 2022 елның 1 ноябреннән эшли башлады.
Троллейбус маршрутын үзгәртү шәһәр халкына Дәүләт юридик бюросына тизрәк һәм уңайлырак барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.
Квалификацияле хокукый ярдәм гамәлдәге законнар нигезендә телдән һәм язма консультацияләр, хокукый характердагы аңлатмалар рәвешендә күрсәтелә. Түләүсез юридик ярдәм сорап шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, I һәм II төркем инвалидлар, ятим балалар һәм инвалид балалар, шулай ук гражданнарның башка категорияләре мөрәҗәгать итә ала.
Категорияләрнең тулы исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” бүлегендә китерелгән.