Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү йомгаклары турында

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы уздырылды, комиссия Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирде.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 10 хезмәткәре кертелде.
Аттестация комиссиясе әгъзалары тавыш бирү юлы белән түбәндәге карарны кабул иттеләр:
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 9 дәүләт граждан хезмәткәре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә, шуларның икесе квалификациясен арттыру курслары узарга тиеш.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 1 дәүләт граждан хезмәткәре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килми дип танылды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International