Татарстан дәүләт юридик бюросы республиканың ерак районнарында яшәүчеләр өчен түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеген арттыру эшен дәвам итә. 2024 елда юридик мобиль төрле торак пунктлар буенча 5000 километрдан артык юл үткән. Мобиль офис ярдәмендә 200дән артык кеше түләүсез юридик ярдәм алган.
“Дәүләт юридик бюросының күчмә эше республикабызның ерак торак пунктларында яшәүчеләргә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтәләр ТР Дәүләт юридик бюросында.
2025 елга юридик мобильнең ай саен Татарстан Республикасының ерак районнарына баруы планлаштырыла. 2025 елның февралендә Апас, Буа, Алексеевск, Әлки һәм Югары Ослан районнарында түләүсез юридик консультацияләр үткәреләчәк.
Булачак чаралар турында өстәмә мәгълүмат алу өчен дәүләт юридик бюросы белән 8(843)598-40-53, 8(843)598-40-55 телефоннары аша элемтәгә керергә киңәш ителә.